Сәяхәт «Борынгы заман тарихы»

2023 елның 19 мае, җомга

18 май көнне, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы һәм «Нур» театры сөючеләренең клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергә «Борынгы заман тарихы» дип аталган халыкара музейлар көненә багышланган сәяхәт үткәрделәр. Бәйрәм хөрмәтенә Юлбат авылы музеен оештыручы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы татар тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы - Сафин Илдар Фәтхулла улы музейга килүчеләр өчен экскурсия үткәрде. Алар күпсанлы экспонатларны: көнкүрештә кулланылган савытларны, документларны, китапларны, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче киемнәрне кызыксынып карадылар. Музейда элеккеге заманнардан калган һәм безнең көннәрдә зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International