Йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып прививка ясау тора.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча иммунопрофилактика дифтерия, столбняк, коклюш һәм коридан якынча 3 миллион үлемне булдырмый калырга ярдәм итә.
Һәр ата-ана үз баласына, тулысынча йогышлы авырулардан саклану өчен, билгеләнгән вакытта вакцинация узарга кирәклеген белергә тиеш.
Вакцинация нәтиҗәсендә үзләренең саклану факторлары - антитәннәр барлыкка килә, алар йогышлы авырулар кузгатучыларны авыруның үзен китереп чыгару сәләтеннән мәхрүм итә, яки аның авырлык дәрәҗәсен җиңеләйтә.