Гаилә бәхете канатларында

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә – якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 майда Иштуган мәдәният йорты белгечләре гаилә көненә багышланган «Гаилә бәхете канатларында» дигән тематик кичә үткәрделәр. Чараның төп геройлары гаилә парлары булды, аларның тормышлары инде 10 ел дәвам итә. Алар күп кенә яшь парларга үрнәк булып тора. Чарада алар гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, күңелле гаилә тарихлары сөйләделәр. Һәр гаилә өчен бәйрәм уеннары әзерләнгән: Блиц интервью гаилә бәхете, мәхәббәт турында җырлар аукционы, гаилә флешмобы һ.б. барлык гаиләләр дә конкурсларда зур рәхәтлек белән катнашканнар, үсеп килүче буынга нинди көчле һәм дус гаилә булырга тиешлеген күрсәткәннәр. Фойеда төрле буын кәләшләренең «Туй альбомын караганда» күргәзмәсе бизәлгән, «Ромашка фотозонасы» эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International