Җиңү шәме

2023 елның 12 мае, җомга

9 майда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Җиңү шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар, сугышкан, исән калган, илне торгызган кешеләрне искә алдылар. Елдан-ел бу кешеләр саны кими бара. Алар китәләр. Бүгенге көндә аларга күп нәрсә кирәкми-һәркайсының үз гомерен корбан итеп, башкаларның яшәве өчен башкарган бөек батырлыгын истә тотарга, онытмаска.  Чарада катнашучылар шул коточкыч сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабыздылар. Без сугыштан кайтмаган ватандашларыбызның якты истәлеге алдында баш иябез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International