11 май көнне Биектау районы Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында "Иң милли тәрбияче - 2023" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау туры булып узды. Бәйгегә Саба, Балтач, Чистай, Биектау, Теләче районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 14 катаншучы җыелган иде. Алар "Иң милли тәрбияче" исеме өчен көч сынаштылар. Ике биремнән торган сынауда үзләренең милли белемнәрен, педагогик мәсьәләләрне чишә белү осталыкларын күрсәттеләр. "Иң милли тәрбияче — 2023" исемен Саба районы Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячесе Вахитова Энҗе Габделбәр кызы яулады.