Терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

10 майда Урта Саба авылы мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2023 елның 1 маена терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм РГВО начальнигы катнашты. УСХиП җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев катнашучыларны терлекчелек буенча производство күрсәткечләре белән таныштырды.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International