Юлбат авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган митинг

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

8 нче май көнне Юлбат мәдәният йорты каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Җиңү көне” дип исемләнгән митинг үтте. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Т.Р.Шәмсиев, Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф. Шакиров, “Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры Хаҗиев И.И.,  җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Садыков А.Р. туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре һәм "НУР" театры сөючеләр клубында катнашучылар тантаналы өлештә сугыш еллары турында күзаллаулар күрсәттеләр. Тенеки авыл клубы мөдире "Җиңү көне" җыры белән тамашаны тулыландырды.  Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар, махсус хәрби операцияда катнашучы егетебез  белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International