Тәрбиячеләр өчен «Эксперимент элементлары кулланып балаларга экологик тәрбия бирү» темасына зона семинары

2023 елның 5 мае, җомга

4 майда Олыяз «Чәчкә» балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Эксперимент элементлары кулланып  балаларга экологик тәрбия бирү» темасына зона семинары узды. Балалар тәрбияче җитәкчелегендә, экспериментлар ярдәмендә суган һәм помидор утыртуның төрле ысулларын кулландылар. Экспериментлар аша су һәм кояшның табигатьтә мөһимлеген аңладылар.
Семинар экологик темага багышлану сәбәпле, районның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре әлеге темага үз тәҗрибәләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International