Тукай әсәрләрен укыйбыз

2023 елның 5 мае, җомга

Традиция буенча апрель ае Габдулла Тукай ае дип санала. Бу вакыйга уңаеннан Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Тукай әсәрләрен укыйбыз" дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Г.Тукай-татар халкының иң яраткан шагыйре. Укучылар бик күпне беләләр һәм яраткан шагыйрьнең әсәрләрен рәхәтләнеп укыйлар , яттан беләләр. Тукай китаплары безне матурлыкка, игелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди. Без бүген бу бөек кеше турында тагын бер тапкыр сөйләштек, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек, төрле еллардагы сирәк фотоларны күрсәттек , шулай ук китап күргәзмәсен карадык . Балалар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен укыйлар, җырлар җырлыйлар, шагыйрь иҗаты буенча сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International