Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чит телләрне өйрәнүен камилләштерү, талантлы балаларны ачыклау максатыннан, 28 апрель көнне Балалар иҗаты үзәгендә традицион чит телләр фестивале булып узды. Фестиваль районның 24 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 110нан артык баланы җыйды. Бәйге өч юнәлеш буенча үткәрелде: «Җыр», «Шигъри әсәр», «Театральләштерелгән тамаша». Фестивальдә катнашучылар рус, татар һәм башка милләт әсәрләрнең инглиз телендәге композицияләрен башкардылар