Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә.Сөнгатов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы белән берлектә җирлектә яшәүче тыл ветераннарын котладылар. Аларга Татарстан республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырылды.