Бадминтон буенча ТР шәхси Кубогының 2 этабы

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

22-23 апрельдә Казан шәһәрендә 2023 елгы ТР шәхси Кубогының 2 этабы узды. Татарстан Республикасының 20 районыннан 279 бадминтончы Бадминтон үзәге кортларында очрашты.

Саба спортчылары бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Өлкән яшь категориясендә 

А Төркеме

Парлы разрядта 3 урын Хаҗиев Исмал Белых Дмитрий белән (Казан) 

В Төркеме

Хазиев Исмал ялгыз разрядында 2 урын

Катнаш парлы разрядта 2 урын Хаҗиев Исмал белән Херувимова Александра (Алексеевск районы) 

2009 һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә

Ялгыз разрядта 1 урынны Зәйниев Айназ алды 

Катнаш парлы разрядта 1 урын Зәйниев Айназ Әхмәтова Ралина белән (Элки)

Парлы разрядта 3 урын Зәйниев Айназ һәм Равилин Адель

Ялгыз разрядта (2 дивизион) 1 урынны Алиса Хантимирова алды.

Спортчыларны һәм аларның тренерларын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International