Хәзерге дөньяда ул үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтергә, үз-үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә кәеф күтәрергә, үз кулларың белән ясалган бүләкләр белән сөендерергә зур мөмкинлекләр бирә. Ә кул эшләре осталары аралашкан очракта-бу үзара аңлашу атмосферасы, тәҗрибә уртаклашу, яңа ысуллар, серләр тәкъдим итү, материаллар куллану, тормышка ашырырга теләгән яңа идеяләр. Күргәзмәдә «Ак калфак” клубы әгъзаларының кул эшләреннән һәм төбәгебезнең алтын куллы осталарының эшләреннән “Матурлык һәр җирдә яши, могҗизага ышану гына мөһим!» күргәзмәсе куелды.