Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашучыларны хөрмәтләү

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 22-26 гыйнварында Казан шәһәрендә Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узды. Спорт ярышларында Россиянең 59 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 2154 спортчы һәм делегация әгъзалары катнашты. 387 комплект медаль уйнатылды. Махсус Олимпиаданың бердәм уеннары 8 кышкы һәм 10 җәйге спорт төрен үз эченә алды. Ярышларда Саба районының 7 спортчысы катнашты. Алар спортның өч төрендә чыгыш ясадылар: өстәл теннисы, фигуралы шуу һәм чаңгы узышлары. 10 алтын медаль, бер көмеш медаль һәм бер спортчы 4 урынны яулады.

2023 елның 19 апрелендә Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашучыларны хөрмәтләү узды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм районның мактаулы кунаклары катнашты. Спортчылар һәм аларның тренерлары Саба районы Башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Фигуралы шуу буенча нәтиҗәләр:

- Кашапов Сайдаш - 1 урын (бердәм шуу, 2 дәрәҗә, ирекле программа).

- Закирҗанова Әминә - 1 урын (ялгыз шуу, 6 дәрәҗә, кыска программа, ирекле программа).

- Меньшова Елизавета - 1 урын (бердәм шуу, 2 дәрәҗә, ирекле программа).

- Тимергалиев Рәсим - 4 урын (бердәм шуу, 2 дәрәҗә, ирекле программа).

Тренлары -  Романова Анна Владимировна.

Өстәл теннисы буенча нәтиҗәләр:

- Зарипова Ләйсән-2 шәхси урын, катнаш парлы разрядта 1 урын, парлы разрядта 1 урын.

- Ануфриева Анастасия - 1 шәхси урын, катнаш парлы разрядта 1 урын, парлы разрядта 1 урын. Тренерлары - Исмаилов Фарход Усманович.

 Чаңгы узышлары буенча нәтиҗәләр:

Богданов Владимир - 1 урын (ирекле стиль белән 5 км), 1 урын (ирекле стиль белән 7,5 км).

Тренеры Миңнегулов Руслан Рөстәм Улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International