Ифтар ашы

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Ураза вакытында кичке аш ашау-мөгаен, мөселманнар өчен тәүлекнең иң көтелгән вакыты. Бу гаиләгә, дусларга бер өстәл артында җыелу гына түгел, ә изге Рамазан ае дәвамында һәр көнне диярлек үткәрелә торган бәйрәм дә. Нәкъ менә ифтарлар, бөтен өммәтне берләштерүче, бәйрәм атмосферасын тоярга мөмкинлек бирүче вакыйгалар буларак, Рамазанны үзенчәлекле ай итәләр.

Иштуган авыл мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган Ифтар ашы уздырдылар. Абыстай Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе – ислам динен рәсми кабул итү турында сөйләде. Катнашучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителде, аларда урта гасыр цивилизациясен – һөнәр һәм сәүдә үзәкләрен, архитектура һәм төзелеш, һөнәри мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларны, рухи хәтерне яңадан торгызу турында тасвирлый.

Мөселманнар сөйләшкәннән соң, алар бергә намазга бастылар. Аннан соң ифтар кунаклары сыйландылар һәм мул табын артында аралаштылар. Кичә, ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International