14-16 апрельдә Татарстан Республикасында дистанцион форматта «Яшь мастер» чемпионатының төбәк этабы узды. Чарада республиканың 16 шәһәреннән һәм районыннан яшь профессионаллар катнашты. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм Саба районы укучылары мәктәпкәчә учреждениеләр, мәктәпләр һәм ЦДТ мәйданчыкларында 11 компетенция буенча ярыштылар . Бу чарада иң кыю, иң актив, максатчан балалар катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча безнең район укучылары зур уңышларга ирештеләр
Барлык катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар һәм регионара этапта җиңүләр телибез. Ата-аналарга, остазларга, балаларны әлеге конкурска лаеклы әзерләгән барлык кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Аерым алганда, үз эшләренә җаваплы караган техник экспертларга һәм мәйданчыкларны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре.