2023 елның 14 апрелендә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган квест-уен узды. Уенда МБГБУ «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе», МБГБУ «Байлар Сабасы гимназиясе», МБГБУ «Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү мәктәбе» катнашты. Һәр мәктәптән: 3 нче сыйныфтан ун укучы һәм биш башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Тантаналы өлештән соң барлык укучыларны биш командага бүлеп, аларга маршрут кәгазьләре таратылды. Катнашучылар 8 станция аша үттеләр. Барлык станцияләрдә дә К.Д. Ушинский әсәрләре яктыртылды. Укытучылар өчен бу вакытта Бөек Педагогның биографиясе һәм иҗаты буенча брейн-ринг, шулай ук педагог-психолог М. Г. Хәбибуллина катнашында тренинг үткәрелде.