13 нче апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Нуриева Л.Р. «Сак булыгыз-электр приборлары» темасына әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында электр приборлары турындагы күзаллауны һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Балалар электр приборлары белән сак эш итәргә өйрәнделәр һәм зур кызыксыну белән катнаштылар.