Мишә авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып барыла

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры-һәркем өчен куркыныч вакыт. Һәм һәр граждан тарафыннан үзләрен һәм якыннарын мөмкин булган бәладән саклап калу өчен чаралар күрелер дип өметләнәсе килә. Халык белән шәхси йортларда һәм янәшәдәге территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү темасына профилактик әңгәмәләр үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр таратыла.

Хөрмәтле Мишә авыл җирлеге халкы һәм кунаклары! Уяу булыгыз һәм җаваплылыкны онытмагыз! Исегезгә төшерәбез, 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан РеспубликасынДа махсус янгынга каршы режим кертелде. Махсус янгынга каршы режимда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен тәэмин итүне арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чаралар исемлеге бар. Аерым алганда, учак ягу, чүп яндыру, коры үсемлекләрне яндыру, көнкүреш үсемлекләрен яндыру тыела

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International