Шушы көннәрдә Саба үзәк район хастаханәсендә «эчәк авыруы " диагнозы куелган яшьтәге пациентка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Перитонит.
Кичке сәгать 9да авыруның туганнары аны хастаханәнең кабул итү бүлегенә алып киләләр. Хирурглар һәм башка белгечләр ашыгыч рәвештә чакырыла. Ашыгыч операция төнге 12 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ир-атны коткарып кала алалар. Хәзер ул авыр, әмма тотрыклы хәлдә Саба РҮХ стационарында тора. Авыруның бик нык таралуы сәбәпле, алга таба фараз әлегә билгеле түгел.
Нинди ваемсызлык бу , дип сез сорыйсыз?
Пациентны тикшергәндә һәм сораштырганда, аның 12 көн дәвамында олы йомыш белән тышка чыкмавы ачыкланган, һәм шул ук вакытта аны корсак өлкәсендә көчле авыртулар җәфалаган.
Нигә шулай озак түзгән? Ни өчен олы яшьтәге кешенең туганнары табиблардан ярдәм сорамаган? Бу сорауларга, кызганычка каршы, җавап юк.
Без, Саба үзәк район хастаханәсе һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе табиблары, Саба районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез! Безнең районда 2 зур медицина учреждениесе бар-Саба үзәк район хастаханәсе һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе. Ашыгыч ярдәм бригадалары бар.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз! Сезнең тормышыгыз якын кешеләрегезгә кадерле, моны истә тотыгыз!