ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» ның яңа директоры билгеләнде

2023 елның 7 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 04.04.2023 № 07-07/39-к боерыгы белән ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы»ның яңа директоры итеп  Хази Ибраһим улы Фәйзрахманов билгеләнде. КичәТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров учреждение коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул Хази Фәйзрахмановны яңа билгеләнүе белән котлады һәм аңа эшендә уңышлар теләде. Хази Фәйзрахманов 1964 елның 9 октябрендә Арча районының Нуса авылында туган. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлый, «икътисадчы-оештыручы»белгечлеге ала. Хази Фәйзрахмановның 36 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә урман әзерләү мастеры, тәэмин итү буенча инженер, Саба урман хуҗалыгының баш инженеры, «Саба урманнары»ҖЧҖ директоры булып эшли. Урман хуҗалыгында фидакарь хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2006 ел), ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2014 ел), Федераль агентлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International