Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә коллектив өмәләре- россиялеләрнең күп буыннарын берләштерүче яхшы традиция, чөнки өмә – территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, могҗизалы кәеф, яхшы эшләнгән уртак эштән уңай эмоцияләр.
«Саба-Арена» коллективы Саба районы халкының яраткан ял итү урыннарының берсе булган «Гаилә» паркы территориясен җыештыра башлый. Иртәдән үк эш формасы, перчаткалар, инвентарь һәм уңай кәеф белән коралланып, хезмэткэрлэр паркка киләләр, аны озын кыштан соң чистарак һәм матуррак итәр өчен.
hава торышы безне сөендерде, назлы язгы кояш балкыды, җиңел җил исте, болар барысы да яхшы кәефкә һәм эшләргә теләккә ярдәм итте!
Зур күләмдә эш башкарылды: юллар сөберелгән, ГТО мәйданчыгы һәм балалар уен мәйданчыклары, велосипед юллары чистартылган, парк периметры буенча җыештыру башланган …
Бергәләп уңышлы эшләү тагын бер кат шуны исбатлады: бергәләп бик күпне эшләп була, һәм һәркемгә безнең паркның бер көн эчендә ничек үзгәрүен күзәтү бик күңелле булды.
Эшнең чираттагы этабы дүшәмбе, 3 апрельгә планлаштырыла, анда территорияне җыештыруны дәвам итү генә түгел, ә инвентарьны юу, паркның күпчелек өлешеннән узган елгы яфракларны җыю планлаштырыла. Без «Гаилә» паркын мөмкин кадәр тәртипкә китерергә тырышачакбыз.