Кичә 30 нчы март көнне Саба аграр көллиятенең актлар залында "Әйдә ШаяРТ» татар КВН фестиваленең зона этабы узды. Татар КВН лигасының зона фестивале "Мөмкинлекләр дөньясы" проектының беренче чарасы булып тора. Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында тормышка ашырылды.
Фестиваль татар КВНның киләчәге ышанычлы кулларда булуын күрсәтте, чөнки командалар үзләренең чыгышларына бик җентекләп әзерләнделәр. Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча районнарыннан барлыгы 7 команда катнашты. Командаларның һәр чыгышын гадел бәяләгән жюри әгъзалары: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары- Кәримов Марат Рәшит улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Хәнәфиева Айгөл Шакирҗан кызы, ике тапкыр Татар КВН лигасы чемпионы Сабиров Артур, Әйдә ШаяРТ татар КВН лигасының җитәкчесе Агдеев Рамил, танылган татар блогеры Ләйлә Лерон-Бахмутова.
Призлы урыннарны түбәндәге командалар алды: 3 урын – Балтач районының "Сарымсак" командасы; 2 урын - Мамадыш шәһәренең "Көмешкә" командасы ; 1 урын – Арча шәһәренең җыелма КВН командасы; Гран - при – Саба районының “Саба егетләре” КВН командасы. “Иң яхшы актриса” – Энҗе (Кукмара КВН командасы), “Иң яхшы актер” – Муса (Мамадыш “Бал кортлары” КВН командасы), “Иң яхшы мәзәк” – “Саба шишкалары” (Саба районы КВН командасы)