Саба районының Олы Арташ авылында ФАПның яңа бинасы каркасы монтажланган.

2023 елның 31 марты, җомга

Хәзерге вакытта модульле Олы Арташ ФАПта эчке бизәү эшләре, шулай ук электр монтажлау һәм аз токлы эшләр алып барыла.

Олы Арташ ФАП «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Яңа ФАПка 307 кеше беркетелгән.

Олы Арташ ФАП Саба үзәк район хастаханәсеннән 24 километр ераклыкта урнашкан.

Фельдшер Галимуллина Гөлназ Фирдәвис Кызы.

Агымдагы елда Татарстанда әлеге милли проект буенча 25 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International