29 һәм 30 март көннәрендә Шәмәрдән “Үсеш” лицее һәм Саба урта мәктәбе базаларында сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар узды. Семинарда белем бирү оешмаларында әти-әниләр белән эшләү проектын кертү, «Беренчеләр хәрәкәте»н гамәлгә ашыру, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү һәм укыту үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар, заманча мәктәптә сыйныф җитәкчесе эшенең төп юнәлешләре каралды. Ахырда семинарда катнашучылар өчен психологлар тренинглар үткәрделәр.