Буыннар элемтәсе

2023 елның 31 марты, җомга

29 мартта  Саба-Аренада шахмат буенча «Буыннар элемтәсе» турниры үткәрелә. Район сайлап алу ярышларында 7 команда катнашты. 1 урынны Ханнановлар гаиләсе (Илфат, Илназ, Кәрим) алды. 2 урын-Кәримовлар гаиләсе (Равия, Сирина, София). 3 урын - Галәветдиновлар гаиләсе (Рауф, Фаил, Әмир). Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International