29 мартта МБМБУ Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават купере” балалар бакчасы базасында Саба муниципаль районы мәгариф учреждениесе тәрбиячеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшәү тирәлеге белән уңайлы һәм куркынычсыз хезмәттәшлеге" дигән темага район семинары узды. Семинар традицион рәвештә мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының кунакларны сәламләве белән башланды, Семинарны бакча мөдире Әдһәмова Гүзәл Рафис кызы ачты, семинар программасы белән таныштырды. Семинар барышында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча "Караңгыда күренеп тор!, янгын куркынычсызлыгы буенча "Балаларга ут һәм янгын турында" дәресләре, физкультура-уен дәресе "Туристик поход" , тимер юлда куркынычсызлык буенча "Поездда танып белү сәяхәте" күңел ачу чарасы, бассейнда "Суда куркынычсызлык кагыйдәләре" дәресе, "Мобиль телефонны куркынычсыз куллану" танып белү-профилактика чаралары оештырылды. Шулай ук Шекше "Акчарлак" балалар бакчасы тәрбиячесе Таҗиева Л.А. һәм Корсабаш "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Рәхимуллина Э.Т. семинар темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу семинар төрле эш формаларын һәм ысулларын кулланып, тәрбияләнүчеләрнең тормыш иминлеген тәэимин итү буенча педагогларның һөнәри осталыкларын арттыру максатыннан оештырылды. Семинар ахырында түгәрәк өстәл узды, анда педагоглар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Семинарда тәкъдим ителгән материаллар педагогларга балалар белән эшләүдә ярдәм итәр, балаларны яшәү тирәлеге белән куркынычсыз аралашу буенча тәрбияләүдә һәм өйрәтүдә яңа идеяләр һәм алымнар эзләүгә этәргеч булыр дип өметләнәбез.