"Һәр ата-ана белергә тиеш"

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

"Без үз балаларыбызны беләбезме " нәкъ шушы тема Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында үткәрелгән очрашуда яңгырады. 
1. Ни өчен ата-аналар һәм балалар бер-берсен аңламыйлар? 
2. Бала белән җылы мөнәсәбәтләрне ничек сакларга? 
3. Балага әкренләп ничек мөстәкыйльлек бирергә? Бу сорауларга җавап табарга гаилә психологы, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия ярдәм итте. Чара барышында профессиональ психолог тренинг үткәрде, ул катнашучыларга үзләрен һәм якыннарын гаилә мөнәсәбәтләрендә яхшырак аңларга ярдәм итте. Очрашуда катнашучыларның балаларны тәрбияләүдә, баланы ышаныч белән яшәргә өйрәтергә, баланың шәхесенә хөрмәт һәм социализация таләпләре арасында баланс табарга омтылган әниләрнең сорауларына җавап табарга мөмкинлек бирде.
Чара ахырында китапханәче "Һәр ата-ана белергә тиеш " дигән тематик күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырды. Һәркайсы очракта без һәрвакыт китапларга мөрәҗәгать итәбез,  үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча махсус әдәбиятны өйрәнәбез. Чарада катнашучыларның һәрберсе балаларны китап укуга һәм китапка мәхәббәт һәм игелек өйрәтү өчен балачактан ук китапханәгә барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International