Бүген, 28 март көнне, ППЭ 4501 базасында (МБГУ шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе) «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» үткәрелде.
Акциядә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ «Мәгариф идарәсе» начальнигы Шакиров И.Ф., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ «Мәгариф идарәсе» ИМҮ мөдире Капитонова Г.Т., чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, МКУ «Мәгариф идарәсе» методистлары катнашты.
Әлеге Акция катнашучыларга имтихан пунктына керүдән алып нәтиҗәләр алуга кадәр БДИ процедурасын үтәргә, балалар белән урыннарын алыштырырга һәм имтихан тапшырганда җаваплылыкның бөтен өлешен тоярга мөмкинлек бирә.
2023 нче елда катнашучыларга рус теленнән БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде.
Акция барышында әти-әниләр БДИ ның ничек үтүе, аудиторияләрдә катнашучыларнын эш урыны һәм БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылуы белән таныштылар.
#cдаемвместе2023 #готовимсявместерт #сдаемвместетатарстан #готовимсякГИА #образованиетатарстан #ГИА2023 #егэдляродителей