«ЖЭКА» компьтер уены буенча Бөтенроссия киберспорт турниры

2023 елның 24 марты, җомга

Ел саен МБГУ “Лесхоз урта мәктәбе” укучылары «ЖЭКА» компьютер уены буенча Бөтенроссия киберспорт турнирында катнашалар.Чара Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы , Татарстан Республикасы торак- комммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле, Төбәк Үзәге hәм торак- комммуналь хуҗалыкны реформалаштыруда ярдәм итүче дәүләт корпорациясе катнашында үткәрелә.

Уен барышында укучылар «ЖЭКА: Урбанистика» киберуенының яңа дәрәҗәдәге уен мөмкинлекләре белән таныштылар. Быел да укучыларыбыз призлы урыннар яуладылар. 20 нче мартта җиңүчеләрне hәм призерларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Романов Дмитрий Сергеевич бүләкләде. Ул укучыларга грамоталар hәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International