2023 елның 20 мартында гимназия базасында "Беренчеләр хәрәкәте" гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте буенча районкүләм семинар узды. Семинарда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар катнашты. Кереш сүз белән семинарны мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары А.Ш. Ханафиева ачты. Балалар иҗат үзәге һәм гимназиянең педагог-оештыручылары Фаляхова Г.Р., Абдуллина Р.И. яңа хәрәкәт буенча чыгыш ясадылар, мәктәпләр базасында хәрәкәтнең беренчел бүлеген (клубын) ачу буенча эш итү алгоритмын аңлаттылар.