20 нче март көнне Килдебәк урта мәктәбендә районыбызның биология , химия һәм география укытучыларының районкүләм семинары узды.
Семинар эшендә Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләреннэн педагоглар һәм район мәгариф идарәсе методисты Мифтахова Алсу Миннәхмәт кызы катнашты .
Семинарда Мөхәрләмов Р.Г. һәм Кәшипова Й.М. география һәм биология фәннәреннән ачык дәресләр күрсәттеләр. Шулай ук мастер-класс элементлары белән интеграцияләнгән уен формасында чара оештырылды. Чарада семинарның барлык кунаклары катнашты. Семинар кысаларында түгәрәк өстәл һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу булды. Биология, экология, география, химия һәм геология буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы нәтиҗәләре анализланды.
Мәгариф идарәсе методисты Мифтахова А.М. семинарга нәтиҗә ясады.