2023 елның 20 мартында Саба районында «Яшь мастер» төбәгара чемпионатының муниципаль этабы башланды. Әлеге чемпионатта Саба районы мәктәпкәчә балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр турында белемнәрен баеталар, төрле өлкәләрдә һөнәри осталыкларын тәкъдим итәләр. Бүген Сабаның 2нче "Эллуки" балалар бакчасында «Чәчтараш сәнгате»компетенциясе буенча ярышлар узды. 5 кыз чәчтараш һөнәре, әлеге компетенциягә туры килгән предметлар һәм җиһазлар турында сөйләделәр, «Вечерний хвост» прическасын ясадылар һәм аны тәкъдим иттеләр. Кечкенә чәчтарашларның эшләрен чын профессионаллар, тәҗрибәле чәчтарашлар: Хаҗиәхмәтова Динара Илдус кызы, Гаянова Альбина Альберт кызы бәяләде. Прическалар стильле һәм истә калырлык булып чыкты.
Шул ук вакытта «ГИБДД» станциясендәге «Росгвардия» бинасында «Юл хәрәкәте иминлеге» компетенциясе буенча ЮХИДИнең яшь инспекторлары ярышты. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сынаулар барышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, волонтер балалар белән «Юл аша чыгу кагыйдәләре» темасына чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. Сабыйларны профессиональ жюри: "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы, Саба районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Насибуллин Илнур Дамир улы бәяләде.
Барлык катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.