2023 елның 12 мартында Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы укучылары арасында "Импульс-2023" авиамодельләштерү буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда районыбыз данын яклап, өстәмә белем бирү педагогы Осипов Павел Валерьевич җитәкчелегендәге Шәмәрдән "Үсеш" лицее укучылары чыгыш ясап түбәндәге урыннарны яуладылар:
2 урын Сергеев Ярослав
2 урын Осипов Лев
2 урын Сергеев Мирослав
Шул рәвешле алар гомумкоманда ярышларында 2 нче урынга лаек булдылар.