Республика акциясе “Балалар китаплары битләрендә укытучы образы"

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Ел саен, мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне үткәрелә. Юлбат авыл китапханәсе педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныфлар өчен "Без бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз” дип аталган кычкырып уку көне үткәрде. Барлык теләүчеләр дә үзләрен укучылар ролендә сынап карадылар. Укучылар укытучылар турында әсәрләрне кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International