"Тормыш иминлеге нигезләре" ачык дәресе

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2023нче елның 1нче мартында, Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында,  урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен  "Тормыш иминлеге нигезләре" дип аталган ачык дәрес үткәрелде.

Балалар бакчасында герой һөнәр ияләре белән очрашу — ул һәрвакыт балалар өчен зур вакыйга.
134 янгын-коткару бүлеге командиры Фәйзетдинов Илфир Бәшир улы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен өйрәтү дәресе үткәрде. Малайлар һәм кызлар янгын чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм янгын чыкса үзеңне ничек тотарга кирәклеген кабатладылар. 
Балаларга янгын сүндерү киемнәре, коткару чаралары күрсәтелде. Балалар зур кызыксыну белән  әңгәмәдә катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International