Профессиональ баянчы Вилорик Вәлиуллинның 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсе район мәдәният йортында узды.
Баянчы юбилей кичәсенә аны хөрмәт иткән дистәләгән кеше җыелды.
Залда Вилорик Вәлиуллинның укучылары катнашты. Юбиляр адресына бик күп игелекле һәм җылы сүзләр яңгырады. Юбилярга һәрвакыт яңа иҗади уңышлар теләделәр. Концерт программасында халык коллективы артистлары катнашты.