Мобилизацияләнгән егет гаиләсен котлау

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә, Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М. Иштуган мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, мобилизацияләнгән Караморкин Николай Игоревичның әбисен котлады. Азык-төлек җыелмалары һәм бүләкләр тапшырды, батыр сакчы өчен рәхмәт белдерде, мөһим мәсьәләләрдә ярдәм тәкъдим итте. Нина Петровна бик канәгать калды, оныгы Николай – безнең илнең чын герое, дип сөйләде. "Мин оныгым белән горурланам! Исән-сау әйләнеп кайтсын!" – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты. Рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International