“Ягез, егетләр!” конкурс-уен программасы

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Ватан-ул әни, хатын, балалар, баш өстендә тыныч күк йөзе, Ватан сакчысы булу – зур дәрәҗә.  Шуңа күрә 23 февральдә бөтен илебез бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтә, анда без барыбыз да кадерле ир-атларыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Иштуган мәдәният йорты белгечләре егетләр өчен “Ягез, егетләр!” конкурс-уен программасы үткәрделәр. Очрашу Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Чара барышында егетләр үз көчләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, "Хәрби тематика викторинасы", "Рота, подъем", "Меткие стрелки", "Чәчтарашлар", "Кухня корольләре", "Иң җитез", "Конструкторлар", "Мыеклы няня" конкурсларында катнаштылар. Конкурс-уен программасының барлык этаплары да концерт номерлары, җырлар һәм биюләр белән чиратлашып барды.Егетләрнең дәртләре һәм җиңүгә ирешү теләге шултиклем дулкынландырды ки, алар тирә-юньдә булган вакыйгаларны күрмәделәр. Ахырда барысы да кызыксындыру призлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International