Аҗаган 2023

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

25.02.2023 елда Иштуган урта мәктәбе «Аҗаган 2023» традицион хәрби-спорт уенын үткәрде. Уен патриотлык, иптәшлек хисе, гражданлык җаваплылыгы тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар арасында үзара аңлашу атмосферасы булдыру, илебезне саклаучылар турында тарихи хәтерне саклау һәм Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Катнашучылар Күңелле стартлар команда эстафетасын уздылар. "Аҗаган" барышында һәр катнашучы үзенең физик әзерлеген күрсәтте. Уен ахырында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. "Аҗаган" уены оешкан төстә, дус, кызыклы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International