Кукмара шәһәренең “Галактика” балалар иҗат үзәгендә "Гореф-гадәт варислары" дип исемләнгән төбәкара гаилә этно-мәдәни фестивале узды. Шәмәрдәннең 1нче “Әкият” балалар бакчасыннан Захаровлар гаиләсе һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сәлимова Дарина әлеге чарада актив катнаштылар. Алар жюри игътибарына керәшен халык ризыгын, уен тәкъдим иттеләр, ә гала-концертка халык биюе әзерләделәр. Катнашучылар фестиваль нәтиҗәләре буенча лауреат грамотасы белән бүләкләнделәр. Захаровлар гаиләсен һәм Сәлимова Даринаны чын күңелдән котлыйбыз. Кукмара шәһәренең 6нчы “Радуга” балалар бакчасының педагогик коллективына, фестивальгә чакырулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да тыгыз элемтәдә эшләрбез дип өметләнәбез.