Эштә дә, спортта да сынатмыйлар!

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

      24 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә  авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-I” , “Игенче -II” ,“Игенче- III” катнашты. Ярыш барышында “Игенче I”  командасына тиңнәр булмады- I нче урынга лаек булдылар.“Игенче -II” ,“Игенче- III”  командалары IV нче Vнче урыннарны бүлеште.

     Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә призлы урыннар алган спортчылар грамоталар белән бүләкләнде.

Җитәкчеләр арасында: Зарипов Алмаз Зөфәр улы -I нче урын

Ир-егетләр арсында:  Сафиуллин Инзиль Мөдәрис улы -II нче урын,

Хөсәенов Илнар Кәшиф улы –IV нче урын

Хатын-кызлар арасында : Зарипова Айзилә Рөстәм кызы - II нче урын,

Мирзегалләмова Чулпан Гаптелмәҗит кызы -IV нче урын яулады.

      Мактаулы урыннар  алган катнашкан хезмәткәрләргә  ныклы сәламәтлек телибез, алдагы  ярышларда да уңышлар насыйп  булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International