На районных соревнованиях по лыжным гонкам победила команда «Игенче - I»

27 февраля 2023 г., понедельник

      24 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә  авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-I” , “Игенче -II” ,“Игенче- III”  катнашты. Ярыш барышында  “Игенче I”  командасына тиңнәр булмады- I нче урынга лаек булдылар.“Игенче -II” ,“Игенче- III”  командалары IV нче  Vнче урыннарны бүлеште.

     Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә призлы урыннар алган спортчылар  грамоталар  белән бүләкләнде.

Җитәкчеләр арасында: Зарипов Алмаз Зөфәр улы -I нче урын

Ир-егетләр арсында:  Сафиуллин Инзиль Мөдәрис улы -II нче урын,

Хөсәенов Илнар Кәшиф улы –IV нче урын

Хатын-кызлар арасында : Зарипова Айзилә Рөстәм кызы  - III урын,

Мирзегалләмова Чулпан Гаптелмәҗит кызы -IV нче урын яулады.

      Мактаулы урыннар алган катнашкан хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек телибез, алдагы ярышларда да уңышлар насыйп булсын!

Тэги: Игенче
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International