22 февраль көнне Саба урта мәктәбенең 3 "Б" сыйныфы укучылары өчен "Без Әдәби Аланда" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар "Әдәби алан" проекты белән таныштылар һәм "Әдәби алан" онлайн проектының сорауларына җаваплар язып бару өчен дәфтәрләр тапшырылды. Февраль аенда "Әдәби алан" проекты халык шагыйре Фәнис Яруллинга багышланган иде. Башта китапханәчеләр язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аннан соң балалар "Әдәби алан" проектының сорауларына җавап яздылар.