"Табигать әкиятләре"әдәби-экологик сәгате

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Табигать белән дус булсак, бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле хикәяләр ишетергә һәм белергә мөмкин. Табигать-безнең тамырлар, тормышыбызның башы. Моны онытырга ярамый. Кеше һәм табигать – әдәбиятта мәңгелек тема. Язучылар һәм шагыйрьләр дә бик күп дулкынландыргыч, кабатланмас әсәрләрен аңа багышлаганнар. 18 нче февраль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мөдире, Олы арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча "Табигать әкиятләре" дип исемләнгән әдәби-экологик сәгать үткәрделәр.

Чара барышында балалар мавыктыргыч экологик табышмаклар чиштеләр, табигать турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шулай ук экологик темага караган әдәбиятка күзәтү дә ясалды һәм язучыларның табигать турында язылган китаплар исемлеген тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International