Бүген Байлар Сабасында район мәдәният йорты базасында Саба муниципаль районы Советының 2022 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышы узды.

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген Байлар Сабасында район мәдәният йорты базасында Саба муниципаль районы Советының 2022 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышы узды. Утырыш эшендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш башланганчы мөхтәрәм кунаклар район предприятиеләренең фойеда һәм район мәдәният йортының кече залында оештырылган күргәзмәсе белән таныштылар.

2023 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турындагы нотык белән Рәис Миңнеханов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International