"Ромашка" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

17 февраль көнне “Ромашка” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әтиләребезгә бәйрәм оештырылды. Кадерле әтиләребезгә матур җырлар, биюләр өйрәндек, шигырьләр сөйләделәр, үзләре ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Кичәбездә  шулай ук балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттырдык,  районнан инспектор Гүзәл Нафиковна килде, ул балалар белән әтиләргә юллардагы куркынычсызлык турында сөйләде, төрле буләкләрен бүләк итте. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Хөрмәтле  әтиләр,  сезне бәйрәмегез  белән тагын бер кат  котлыйбыз.  Без  сезнең  озын  гомерле,  сәламәт, бәхетле   һәм балаларыгызга үрнәк әти булып яшәвегезне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International