Мәктәп укучылары өчен чаралар

2023 елның 19 феврале, якшәмбе

18 нче февраль көнне МБГБУ “Саба урта мәктәбе” базасында Киберкуркынычсызлык Академиясе һәм Талантлар Университеты белэн берлектә оештырылган “Инфоурок: войти в айти и что такое кибербезопасность?” һәм “Талант, забери свои возможности!” дип исемләнгән чаралар үтте. Катнашучыларны һәм кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов сәламләде. Чара кысаларында киберкуркынычсызлык буенча сораулар каралды, укучылар Талантлар Университеты тәкъдим иткән талантлы яшьләрне үстерү программасы белән таныштылар, тематик квиз үткәрелде. Шулай ук Саба районының информатика укытучылары һәм әти-әниләр өчен түгәрәк өстәлләр оештырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International