"Фәнис Яруллин-батыр йөрәкле әдип"

2023 елның 17 феврале, җомга

15 февраль көнне  Язлы Арташ китап бирү пунктында Ике басу Арташ авыл китапханәсе мөдире Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган,  "Фәнис Яруллин-батыр йоркле әдип"  дип исемләнгән әдәби сәгать һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.Чара барышында укучыларны игелекле, көчле, фаҗигале язмышка дучар ителгән, шулай да үзендә яшәргә көч тапкан Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Шулай ук укучылар шагыйрьнең «Күңел яктысы» китабыннан шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International