Хәтер кичәсе

2023 елның 17 феврале, җомга

15 февраль көнне Язлы Арташ авылы мәдәният йортында Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә, ватандашыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа абыйсының балачагы һәм яшүсмер чоры ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, бүләкләр һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды. Бу сугыш мәңгегә истә калачак-ул сугышның кирәксезлеге, аның фаҗигасе һәм Совет солдатының батырлыгы турында искә төшереп шигырьләрдә һәм сугыш җырларында яшәячәк. Чара ахырында катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International